Зәйле 2 миллион 90 мең акчасын мошенникларга күчергән
Мошенникларның кешеләрне мондый схема буенча алдаулары турында без күп тапкыр яздык инде.
Шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм хатын-кызга аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе хакында хәбәр итә. Һәм мошенникларны ачыкларга ярдәм итәчәген дә әйтә. Моның өчен ханымны кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны өлешләп төрле телефон номерларына күчерергә ризалаштыра, барлык сумма кире кайтарылачак дип ышандыра. Шул рәвешле, әлеге хатын-кыз 2 миллион 90 мең сумлык кредит рәсмиләштереп, акчаларны мошенникларга күчерә.
—Гражданнарны уяу булырга чакырабыз. Билгесез кешеләрнең телефоннан шалтыратуларына сак карагыз. Әгәр сезгә шалтыратып, кредит тәкъдим итәләр икән — сөйләшүне өзәргә, банкка шалтыратырга яки шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк, — дип кисәтә полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев