Зәйгә “Земство тренеры” программасы буенча яшь белгечләр җәлеп итәргә исәплиләр
Яңалыклар

Зәйгә “Земство тренеры” программасы буенча яшь белгечләр җәлеп итәргә исәплиләр

Ил күләмендә «Земство тренеры» программасы гамәлдә.

Ул безнең Зәй районы өчен дә актуаль мәсьәләне хәл итүгә мөмкинлек бирүче мөһим программа. Чөнки бу — 50 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларга физик культура һәм спорт өлкәсендә белгечләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән федераль инициатива. Программаның хокукый нигезе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 26 августындагы 1274 номерлы карарында беркетелгән.  

 «Земство тренеры» программасы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 50 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктка эшкә килгән (күченгән) физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләүчегә 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләү карала. Зәй районы физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илзирә Тимеркәева белдерүенчә, Зәйдә дә төрле спорт юнәлешләрендә балалар, яшүсмерләр белән эшләү өчен тренерлар җитешими.

“Бездә хәзерге вакытта футбол, волейбол, өстәл теннисы, фигуралы шуу, чаңгы спорты буенча тренерлар кирәк. Максатыбыз, әле яңа гына белгечлекләр алган яшьләрне тарту. Бу беренчедән, үсеп килүче буын арасында төрле спорт төрләрен бердәй саклау, үстерү  булса, икенчедән яшь белгечләрне шәһәребезгә тарту да булып тора. Бүгенге көндә без физкультура, спорт буенча уку йортлары белән сөйләшүләр алып барабыз”, - диде Илзирә Тимеркәева.


Нет комментариев