Зәйгә күренекле язучылар килде
Яңалыклар

Зәйгә күренекле язучылар килде

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов күренекле язучылар, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары Рабит Батулла һәм Ләбиб Лерон белән очрашты.

Аларның үзара сөйләшүе төп темасы – Мөдәррис Әгъләмов булды. 

Билгеле булганча күренекле якташыбыз, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов исән булса, аңа быелның 13 октябрендә 80 яшь тулган булыр иде. Әлеге юбилей датасына багышлап Ләбиб Лерон белән Рабит Батулла шагыйрь истәлегенә зур күләмле истәлекләр тупланган китап чыгару ниятен белдерделәр. Район башлыгы Разиф Кәримов аны хуплап алды һәм тиз көннәрдә бу хакта Татарстан Рәисенә хат юллау турында уртак фикергә килделәр. 

Алга таба язучылар үзәк китапханәдә районның әдәбият сөючеләре белән очрашачак.


Нет комментариев