Зәй халкы игелекле гамәлләргә теләп кушыла. Бу көннәрдә районның Аксар авылы хатын-кызлары мәчеткә җыелып күмәкләп токмач басып, кисү эшен башкардылар.
Алар әзер токмачларны махсус контейнерларга тутырып мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә озатырга әзерлиләр.
- Авылыбыз мәчете дингә хезмәт итү белән беррәттән изге гамәлләрне саклаучы, якты күңелле кешеләрне күркәм эшләргә туплаучы урын да булып тора. Әле Яңа елдан соң гына биредә хатын-кызларыбыз җыелып маскировка челтәрләре үргән иделәр, хәзер менә күмәкләп токмач басуга керештеләр. Мәчеттә урынның иркен булуы ниятләгән изге гамәлләрне башкару өчен бик кулай, хәзрәтләребез дә мондый эшләрнең биредә башкарылуын сөенеп кабул итәләр, - ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.
Ә изге эшкә һаман саен күбрәк кеше кушыла.
Нет комментариев