Зәйдә транспортта иминлек каешларын тикшерәләр
17-26 июльдә республикада «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үтә. Әлеге чараның максаты — юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешын куллану буенча административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.
Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә транспорт чарасын йөртүче һәм пассажирлар каеш белән эләктерелгән булырга тиеш.
Хәзер иминлек каешларын эләктермичә йөрүчеләрне автомат рәвештә фотовидеотеркәү чаралары да ачыклый.
«Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре күрсәткәнчә, иминлек каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычта барган пассажирның аварияләрдә һәлак булу яки имгәнү ихтималын — 50 процентка, арткы утыргычларда баручыларныкын 25 процентка киметә. Иминлек каешын эләктерү машина әйләнгән вакытта исән калу ихтималлыгын биш тапкырга арттыра. Барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз», — ди ЮХИДИнең район бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев