Зәйдә ТР архив эше буенча дәүләт комитетының «Тарихта без эзлебез - Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең төбәк этабы узды.
Фестиваль-бәйгедә тугыз районнан килгән гаиләләр чыгыш ясады. Әгерҗедән – Матвеевлар, Актаныш районыннан - Шиһаповлар, Алабугадан - Бусыгиннар, Менделеевскидан – Будниковлар, Минзәлә районыннан - Дәүләткуловлар-Шәриповлар, Түбән Камадан - Гайнемөхәммәтовлар, Тукай районыннан – Әһлиевлар, Яр Чаллыдан Мөхәммәтдиновлар гаиләләре катнашты.
Анда зәйлеләр данын Имәнлебаш авылыннан – Әхмәтҗановлар гаиләсе яклады. Фестивальне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашып, район башлыгы исеменнән катнашучыларга уңышлар теләде.
Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Һәр гаиләнең үз традицияләре, әби-бабалардан калган, буыннан-буынга күчеп килгән милли бәйрәмнәре бар. "Тарихта без эзлебез - Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" шәҗәрә фестиваленең максаты - гаилә элемтәләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту.
Фестивальдә мәртәбәле кунаклар – хөрмәтле жюри катнашты.
Фестивальнең республика этабында зәйлеләр данын Әхмәтҗановлар гаиләсе яклаячак. Алар төбәк зонасында I урынны яулады.

Фестиваль-бәйгедә катнашкан һәр гаилә үзенең гореф-гадәтләренә һәм иҗади күнекмәләренә бай, аларны саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга гына кирәк.
Ирина Смирнова, Фанур Миникаев фотолары
Нет комментариев