Яңалыклар

Зәйдә тәгәрмәчләр җитештерүгә – 50 ел

Бүген– 28 майда Зәйнең тәгәрмәчләр җитештерү заводы 50 еллык түгәрәк юбилеен билгеләп үтә.

Зур чара шушы кадәр вакыт аралыгында Зәебездә зур җитештерү сәнәгать предприятиесенең нәтиҗәле эшләвен дәлилли. Завод замана таләбе белән күп төрле үзгәрешләр кичерсә дә, җитештерелә торган продукциягә ихтыяҗ зур. Җитештерү линияләре автоматлаштырыла баруга карамастан, ярты гасыр дәвамында намуслы хезмәт куючы хезмәткәрләр – завод йөзе. Быел предприятиедә эшче һөнәрләре елы игълан ителде. Бүген Зәй шәһәренең Тавлин урамы, 2 Б йорты каршындагы мәйданда узучы чарада да хезмәт кешеләренә олы хөрмәт күрсәтелде. Хезмәт династияләре белән эшләүчеләр, озак еллар заводка хезмәт юлын багышлаучылар, яшь, өметле белгечләр аерым котланды. Завод директоры Екатерина Мизрина үз чыгышында предприятиедә  кешеләргә олы ихтирам күрсәтелүен билгеләде. 
 


Нет комментариев