Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә сөйләмендә кыенлыклар кичерүче балалар арасында бәйге узды

Бәйгедә шәһәрнең алты балалар бакчасыннан 12 бала катнашты.

28 гыйнварда «Тату гаилә» балалар бакчасында мөмкинлекләре чикләнгән һәм сөйләмендә кыенлыклар кичерүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Логотурнир» интеллектуаль конкурсы булып узды.

— Конкурс балаларның үз интеллектуаль мөмкинлекләре белән кызыксынуын уяту, шулай ук башка балалар белән ярышларда үз көчләрен сынап карау максатында үткәрелде. Анда Зәйнең алты мәктәпкәчә учреждениесеннән 5-7 яшьлек 12 бала катнашты. Биремнәрне уңышлы үтәү өчен балаларга алфавит хәрефләрен белү, сүзләргә аваз анализы ясау, киң белем һәм игътибарлылык бик кирәк булды. Нәтиҗәләр ясалганнан соң җиңүчеләр һәм лауреатлар ачыкланды. Әлеге конкурсны оештыручылар-Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы филиалы, шулай ук Чаллы шәһәренең мәгълүмати — методик үзәге, — дип сөйләде бакча мөдире Мария Петрякова. 

фотолар «Тату гаилә» балалар бакчасыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев