Зәйдә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган чара узды
27 майда Мирный бистәсе мәдәният йортында Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган «Җырлаучы сүз» музыкаль киоскы оештырылды.
«Ивушка» халык җыры вокаль ансамбле җитәкчесе Александр Селиверстов бәйрәм, аның тарихы һәм Россия мәдәнияте өчен әһәмияте, борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр славян язуының үсеше һәм бу эштә барыбызга да билгеле булган Кирилл һәм Мефодийның нинди роль уйнавы турында сөйләде.
Клуб формированиеләрендә катнашучылар гитара һәм гармун астында патриотик һәм халык җырларын башкардылар, шулай ук танылган авторларның әдәби әсәрләрен укыдылар. Чара бик җылы һәм күңелле узып, якты тәэсирләр калдырды.
фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев