Зәйдә «Сәламәт ил синнән башлана!» акциясе оештырдылар
Яңалыклар

Зәйдә «Сәламәт ил синнән башлана!» акциясе оештырдылар

26 июньдә бөтен дөньяда наркотикларга бәйлелек һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Ул 1987 елда оештырылган. Бу көн — бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешенең тормышына кагыла торган глобаль проблема турында искә төшерү.

Зәйнең Сөббух  Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре бу көн уңаеннан «Сәламәт ил синнән башлана!» акциясе оештырдылар. Катнашучыларга “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!" һәм “Без сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар буыны” дигән буклетлар тараттылар. 

Буклетларда спорт белән шөгыльләнү, иҗат итү, уку, волонтерлык һәм сәяхәт итү кебек якты тормыш өчен идеяләр тәкъдим ителде.

“Һәр кеше-үз гомеренең һәм сәламәтлегенең хуҗасы. Тыелган чараларның өметне, шатлыкны, ирекне һәм, иң мөһиме, тормышны тартып алуын һәрвакыт истә тоту мөһим! Мондый акцияләр наркоманиянең гомуми проблемасына һәм аның нәтиҗәләренә тагын бер кат игътибар итәргә мөмкинлек бирә”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

фотолар үзәк китапханәдән 


Нет комментариев