Зәйдә сабыйлар “Аҗаган” уены уйнады
Яңалыклар

Зәйдә сабыйлар “Аҗаган” уены уйнады

Зәебезнең “Энҗе” балалар бакчасы, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан һәр ел саен Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре командалары арасында “Аҗаган” спорт уеннары оештыра.

Быел ул Зәебездә билгеләп үтелүче “Хәтер һәм дан елы” кысаларында, хәрби-патриотик күнекмәләрне бакчадан ук ныгытуны күздә тотып, җәйге чорда балаларның юлларда имин йөрүен кисәтү максатына багышланды. 

“Аҗаган”  хәрби-спорт уеннарында  шәһәрнең 12 балалар бакчасы катнашты.  Алар “Алтынчәч”, “Каенкай”, “Зәңгәр чәчәк”, “Уймак кыз”, “Кыңгырау чәчәк”, “Кызыл калфак”, “Урман әкияте”, “Салават күпере”, “Якты кондыз”, “Кояшкай”, “Теремкәй”, “Энҗе”, “Шатлык”, “Миләшкәй” балалар бакчалары командалары.

-  "Аҗаган" - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотлык хисе тәрбияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә тугры булу өчен яхшы сәбәп, балаларга хисләр өере бирә торган уен. Без инде 2016 елдан бирле бу уеннарны оештырып киләбез. Баштагы елларда ул үзебезнең бакча кысаларында үткәрелсә, хәзер инде ун елдан артык ул шәһәр күләмендәге чара булып, аны сабыйлар да, өлкәннәр дә көтеп ала. Бүген дә командаларда балалар гына катнашуы күздә тотылса да, аларның якыннары да ярышларны карарга килделәр. Чөнки  бу - күңелле вакыт уздыру, үз сәләтләреңне күрсәтү һәм файдалы күнекмәләр алу өчен менә дигән мөмкинлек, - ди “Энҗе” балалар бакчасы мөдире Венера Мурзагова.

Уеннарны ачу тантанасында “Юл куркынычсызлыгы” республика фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов та катнашты. Ул балаларны җәйге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 "Аҗаган” уены саф һавада матур кояшлы көндә үтүе белән дә күңелләрне күтәрде. Балалар бер-берсенә көч бирделәр, беренче булу өчен тырыштылар. Һәр командада 6 бала элемтәчеләр, такси хезмәте, змейка, саперлар, танкны шартлату ярышларында сыналдылар. Гомумән, һәр команда теге яки бу этап ярышны  отышлы үтүе белән аерылып торды. Соңыннан һәр командага нәтиҗәле чыгыш ясавына карап дипломнар тапшырылды.  

- “Аҗаган" хәрби-спорт уеннары балаларны берләштерә, дустанә мөнәсәбәтләр, намуслылык, гаделлек тәрбияли, бер команда белән бергә эшләргә өйрәтә, балалар ахыргы нәтиҗәнең командадагы һәр катнашучының нәтиҗәсенә бәйле булуын аңлый. Мондый чараларны уздырып, без патриотизм рухын тәрбиялибез, лаеклы гражданнарны, Ватанны саклаучыларны үстерәбез, - диде горурланып Венера Равилевна.


Нет комментариев