Зәйдә Россельхозцентр башлыгын пенсиягә озаттылар
15 гыйнварда Зәй районында «Россельхозцентр» үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы район бүлеге башлыгы Зәлия Эльбрус кызы Тәхаутдинованы тантаналы рәвештә лаеклы ялга озаттылар. Ул 40 елдан артык республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә багышлады.
Зәлия Тәхаутдинованың һөнәри юлы Мөслим районында әйдәп баручы агроном вазифасыннан башланган. 2001 елдан ул Зәй орлык инспекциясендә җаваплы вазифада эшләде, ә 2007 елдан пенсиягә чыкканчы Россельхозцентрның район бүлеген җитәкләде.
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов аңа күпьеллык намуслы хезмәтен һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән шәхси өлешен билгеләп, Рәхмәт хаты тапшырды. Россельхозцентрның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе В.Л. Новичков та рәхмәт белдерде һәм ведомство бүләген тапшырды. Коллегалары Зәлия Эльбрус кызына сәламәтлек, иминлек һәм яңа тормыш этабында уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев