Бүген Зәйнең политехника көллиятендә уку йортын тәмамлаучы 141 яшь белгечкә дипломнар тапшыру тантанасы үтте.
Күркәм чарада традицион төстә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты, шулай ук булачак яшь белгечләрне ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров котлады.
Быел көллиятне тәмамлаучы 21 яшь кешегә тантаналы төстә кызыл дипломнар тапшырылды. Тагын 58нә көллият тормышында актив катнашулары өчен Рәхмәт хатлары, Мактау Грамоталары тапшырылды.
- Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр, кадерле студентлар! Бүген безнең барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч көн. Сез Зәй политехник көллияттә белем алып, төрле һөнәрләр үзләштердегез, алда сезне олы тормышка аяк басу, анда үз урыныгызны табу һәм хезмәт юлыгызны башлап җибәрү көтә. Ихлас күңелдән барыгызны да шушы шатлыклы вакыйга уңаеннан тәбрик итәм. Беркайчан да күңелегезгә якын һөнәр үзләштерергә ярдәм иткән уку йортын, педегогларыгызны онытмагыз, кыенлыклардан курыкмагыз - алар сезгә рухи яктан чыныгырга ярдәм итәрләр. Зәйне, туган районыгызны яратыгыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек, күгебезнең һәрчак аяз булуын телим, - диде район башлыгы яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
Шулай ук изге теләкләр педагогларга һәм әти-әниләргә җиткерелде.
Роза Илалтдинова фотолары.
Нет комментариев