Әбрар Шабаев Зәйнең 4нче мәктәбендә 19 ел хезмәт дәресләре укыткан.
Әбрар Закир улы Шабаев 1933 елның 12 маенда Ульяновск өлкәсенең Старокулакинский районы Мосеевка авылында туган. Алар гаиләсендә дүрт бала үсә.
Зәйнең 4нче урта мәктәбенә Әбрар Закирович 1979 елда эшкә килә. Ул малайларны токарь, слесарь осталыгына өйрәтә. Мәктәптә балаларга хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирүдә Әбрар Закирович күп көч куя. Эштәге уңышлары, намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та әле яраткан эшеннән, укучыларыннан аерылмый: эшләвен дәвам итә.
-Ул елларда эшләү кызыклы иде. Хезмәт лагерьларында укучылар белән авылларга барып, бер ай дәвамында басуларда шикәр чөгендере басуларында чүпне утый идек. Вагончыкларда яшәдек. Бу хезмәт тәрбиясе бирүдә зур урынны алып тора, - дип искә ала ул елланы Әбрар Закирович.
Хәзер ветеран балалары, оныкларына куанып яши.
Аны юбилее белән 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина, география укытучысы Светлана Хәбибрахманова котладылар. Әбрар Закирович кунакларны җылы кабул итте, үзенә карата олы игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Фотолар 4нче мәктәптән
Нет комментариев