«Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылары өчен Пушкин көне уңаеннан дәресләр үткәрелде.

«Библиотерапия» программасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл китапханәчеләре социаль хезмәт алучылар белән очрашулар оештырды.
«Мөмкинлектән файдаланып, китапханәчеләрнең ярдәмчеллеген билгеләп үтәсем килә. Алар үзләре белән социаль хезмәтләр алучылар янына күчмә китап күргәзмәләре, фотоальбомнар, Алексаңдр Пушкин әсәрләренә картиналар репродукцияләре алып килеп, бөек рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр», — ди өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге мөдире Елена Горшенина.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы башка социаль хезмәт алучылар өчен бу көнне әңгәмәләр һәм кычкырып шигырьләр уку оештырылды. Социаль хезмәт алучылар үзләре дә шигырьләрне бик теләп укыдылар. Әби-бабайларда табигать, ел фасыллары турында шигырьләр аеруча кызыксыну уятты.
«Библиотерапия — ул әдәбиятны сүз белән дәвалау формаларының берсе буларак кулланылучы психотерапия ысулы. Библиотерапиянең кыйммәте шунда ки, бу социаль технология кешене уйланырга этәрә. Спорт белән шөгыльләнү кешенең физик торышын яхшыртса, ә уку ми эшчәнлеген арттыра, аның картаю процессын булдырмаска ярдәм итә», — ди Елена Горшенина.
Нет комментариев