29 мартта үзәк китапханәдә “Минем ишегалды лагере” проектының язгы сменасында тәрбияләнүчеләр өчен “Юл белән дус бул” юл хәрәкәте кагыйдәләре турында танып белү-профилактик чарасы үткәрелде.
Китапханә хезмәткәрләре юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, балалар өчен яктылыкны кайтаручы элементлар һәм юлларда сагалаучы куркынычлар турында әңгәмә уздырды. Балалар өчен төрле конкурслар, автоэстафеталар, викториналар үткәрелде, юл йөрү кагыйдәләре буенча табышмаклар чишеп, шулай ук мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде.
Лагерьга йөрүчеләрнең күпчелеге үзләренең һәрвакыт юл аркылы чыкканда игътибарлы булулары хакында сөйләде. Балалар транспортта уйнарга, шаулашырга, хәрәкәт вакытында машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтмәскә, юл аша чыкканда колакчыннардан файдаланырга ярамаганлыгы хакында да белделәр. Шулай ук үзәк балалар китапханәсенең “Урманга сәяхәт” исемле курчак театры тамашасын зур кызыксыну белән карадылар.
Фотолар үзәк китапханәдән
Нет комментариев