Фотопроект махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган геройларга һәм аларның әтиләренә багышланган
Кадрларда язылган хәтер
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына багышланган мемориалны ачу көнендә Җиңү бульварында Зәй туган як тарихын өйрәнү музее «Герой әтисе» күчмә фотопроектын тәкъдим итте. Экспозициядә чын патриотлар тәрбияләгән әтиләрнең уллары белән портретлары урын алган иде. Әтиләр үзләре дә бу чарада катнашты. Һәр фото - ата-ана мәхәббәте һәм буыннан-буынга тапшырыла торган рух көче турындагы тарих.
Бер гаилә тарихы - батырлык тарихы
Күргәзмә геройлары арасында махсус хәрби оепрациядә батырларча һәлак булган гранатометчы Сергей Горячевның әтисе Анатолий Михайлович та бар. Истәлекле көндә геройның әти-әнисе улларын искә алу өчен мемориалны ачу тантанасына килделәр. Гранит плитәләрдә Зәебезнең герой егетләре белән беррәттән Сергейның да исеме уеп язылган. Горячевлар гаиләсе Поручик авылында яши — уллары да шунда җирләнгән.
Герой юлы: Зәйдән фронт сызыгына кадәр
Сергей Горячев Зәйдә туган. Техникумны тәмамлагач, армиядә хезмәт итә, аннары слесарь булып эшли. 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. Геройның гомере 2024 елның 10 гыйнварында өзелә — ул хәрби бурычын үтәгәндә 45 яшендә батырларча һәлак була.
Нет комментариев