Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә маскировка челтәрләре үрү эшен оештыручы ханымны туган көне белән котладылар

Елена Хисаметдиновага мессенджерларда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр котлау сүзләрен ирештереп, җиңүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерделәр.

Шулай ук игелекле йөрәкле ханымны хәрби хәрәкәтләр ветераннары, маскировка челтәрләре үрүчеләр дә котладылар. 

Елена Викторовна мобилизация игълан ителеп, егетләребез Ватан сагына баса башлагач, беренче көннәрдә үк хәрбиләрнең гомерләрен саклап калу өчен районда маскировка челтәрләре үрү эшен оештырды. Аның тырышлыгы белән хәзер районда 22 урында бу эш алып барыла. Челтәрләргә хәрбиләрдән заказлар бик күп. Шуң күрә ул бу эшкә кушылмаган авылларда да маскировка челтәрләре үрү пунктлары ачу буенча да зур эш башкара. 

«Без сезнең тырышлыгыгыз, максатчанлыгыгыз, тәвәккәллегегезгә сокланабыз һәм сезнең белән горурланабыз. Сез гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче Ватаныбызны саклаучыларның гомерләрен саклап каласыз һәм Җиңүне якынайтасыз. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт!» — диде котлау сүзләрен җиткереп «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков. 

Ватаныбыз сагында торучы хәрбиләрдән Елена Викторовнага килгән котлау сүзләрендә дә фронтка ярдәме өчен рәхмәт белдерелгән иде. Егетләр сезнең кебек ышанычлы тыл булганда, Җиңү безнең якта булчачак, диләр.

Фото "Сугышчан бердәмлек" оешмасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев