Зәйдә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе узды
Яңалыклар

Зәйдә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе узды

15 апрельдә мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясендә шәһәр һәм район мәгариф оешмалары җитәкчеләренең «2025-2026 уку елында олимпиада хәрәкәтендә катнашу нәтиҗәләре» дигән темага киңәшмә узды. Киңәшмәдә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.

Разиф Галиевич чыгышында өстәмә белем бирү учреждениеләренең, шул исәптән мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясенең балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте.

Агымдагы уку елында фән олимпиадаларының йомгаклау этабында шәһәр һәм район укучылары 97 урын алды. Бу - 11 мәктәптән 3 җиңүче һәм 94 призер.

“Зәй укучылары Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында катнашу йомгаклары буенча - 40, республика укучылар олимпиадасында - 44, «Олимпка юл» республика олимпиадасында 13 урын алдылар”, - диде мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова.

Кече фәннәр академиясе директоры Гүзәл Шәрәфиева учреждениенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Биредә 327 бала өстәмә белем ала. Дәресләр татар, инглиз телләре, әдәбият, тарих һәм хокук, математика, химия, физкультура, биология һәм геология буенча алып барыла.

Төп докладлардан соң мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре учреждение директорының «60 секунд» интеллектуаль олимпиадасында, 6нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Алия Муллакаеваның «Юллар арасында күрергә, сүзләр арасында ишетергә» мастер-классында катнашып, фикер алыштылар.

Разиф Галиевич, киңәшмәгә йомгак ясап, районның педагогик бергәлегенә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, уку елын уңышлы тәмамлауларын теләде.


Нет комментариев