Зәйдә мәчене ерткычларча үтерүдә шикләнелүче ир-атка карата җинаять эше кузгатылды
Яңалыклар

Зәйдә мәчене ерткычларча үтерүдә шикләнелүче ир-атка карата җинаять эше кузгатылды

Зәйдә социаль челтәрләрдә бер ир-ат үз автомобиле салонында мәчене каты кыйнаган видеоролик таралганнан соң җәнҗал купты.

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 25 февральдә полициягә Зәйдә яшәүче  хатын-кыздан  бер ир-атның хайваннарга карата рәхимсез мөгамәләсе буенча гариза кергән. Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре әлеге төр җинаятьтә шикләнелүченең шәхесен ачыклаган. Ул Зәйдә яшәүче 37 яшьлек ир-ат булып чыккан.

“Шул ук көнне дежур частька Зәйдә яшәүчеләрдән әлеге ир-атның алардан мәчеләр сатып алуы турында хәбәрләр керде. Әлеге факт буенча булган хәлнең шаһитлары һәм гаебен таныган шикләнелүченең үзеннән сорау алынды. Хайваннарга карата рәхимсез мөгамәлә  буенча РФ Җинаять кодексының 245нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды. Фаҗига шикәр заводы территориясеннән ерак түгел булган, анда соңрак ерткычларча үтерелгән хайван мәете табылды. Волонтерлар мәчене яру һәм үлем сәбәбен ачыклау өчен Түбән Новгородның махсус оешмасына илтүне үз өсләренә алды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.


Нет комментариев