Зәйдә күренекле язучылар белән очрашу үтте
Яңалыклар

Зәйдә күренекле язучылар белән очрашу үтте

Зәй үзәк китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Рабит Батулла һәм Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил исемендәге премияләре лауреатлары, язучы Ләбиб Лерон белән очрашу узды.

Очрашу “Әдәбият. Мәдәният. Илһамият” проекты кысаларында оештырылды. Әлеге проект кысаларында уза торган очрашуларны китап укучылар, матур әдәбият сөючеләр көтеп ала. 

Рабит Батулла  - киң кырлы әдип, әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Ул психологик пландагы реалистик хикәяләр, юмор-сатира әсәрләре һәм театраль миниатюралар, күп кенә сәхнә әсәрләре, күләмле романнары белән укучыларга яхшы таныш. Шулай ук татарның мәшһүр шәхесләре турында тарихи-әдәби документаль очерклар авторы буларак та киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм.

Якташыбыз Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алуга ирешкән хөрмәтле, башкалардан аерылып торган иҗаты белән дә, шәхесе белән дә кызыклы, хөр фикерле, туры сүзле кеше. Ләкин аңа халык хөрмәтен, укучының мәхәббәтен яулаганчы, югары дәрәҗәгә ирешкәнче шактый катлаулы иҗат юлын үтәргә туры килә.

-Мине картаеп беткәч кенә язучылар рәтенә керттеләр. Мин яшь язучылар хисабында йөрер идем, әгәр Ләбиб Лерон булмаса, - дип Рабит Батулла Ләбиб Леронга рәхмәт сүзләре әйтүдән башлады кичәне. 

 Ул китап укучылар белән үзенең кызыклы фикерләре, эзләнүләре, татар халкы тарихына кагылышлы бай мәгълүмат белән уртаклашты. Әдәбият сөючеләрне язучының бүреге  кызыксындырды.

-Минем бу баш киемем турында берәү чечен бүреге киеп, фәлсәфә куертып утыра Батулла дип язып чыкты. Беренчедән, чечен бүреге түгел, андый бүрек ике катлы була. Кырым татарлары, Мулланур Вахитов кигән шундый бүрекне. Бу - татар бүреге, - диде ул, укучыларга аңлатма биреп. 

Шулай ук күренекле якташыбыз Сабан туе бәйрәменең, анда оештырылучы уеннарның мәгънәсенә дә тукталды. Татар теленен нечкәлекләре, сүзләрнең дөрес кулланышы турында да мәгълүмат бирде. Чөнки залда китапханәчеләр дә утыра иде. Ул аларны китап укучылар белән бу юнәлештә дөрес эш алып барырга чакырды. 

Ә Сабан туе бәйрәменә килгәндә, ул аны ир-егетләрнең өлгергәнлекне тикшерү дип аңлатты. 

-Сабан туендагы уеннар сугыш белән бәйле. Ватанны, каланы, гаиләңне сакларга хәрби әзерлек үткән кеше ир-егет була. Баганага әтәч менгерәләр, әтәч түгел, ул - крепостьны алу. Авыш баганга менү ул, юл булмаган урында агачны кисеп аударып, аннан чыгу. Капчык киеп йөгерү – богаудан, әсирлектән качу. Чүлмәк ату  - ул караңгыда сугышырга өйрәнү. Катыктан акча эзләү – ул су астында тын алмыйча торырга өйрәтү. Бу уеннар Ватанны сакларга, патриотизмга өйрәтә, - дип кызыклы итеп сөйләде Батулла. 

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон туган телне белүнең мөһимлеге, балаларны милли тәрбия бирү турында бәян итте, буш вакытларда балалар белән күбрәк китаплар укырга киңәш итте. 

-Телне саклаучыларның берсе  әбиләр-бабайлар булды. Алар тәрбиясендә үскән балалар күркәм һәм кыйммәтле тәрбия ала. Әби-бабай ана телен саклауда да зур роль уйный, - дип асссызыклады ул. 

Язучы үзенең балалары, оныклары шәһәр мохитендә үссәләр дә, татарча яхшы белүләрен, гаиләдә бары тик татар телендә генә аралашуларын, аларның үзләрен татар бәйгеләрендә сынавын әйтте. 

Соңыннан китап укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны язучыларга бирде.

автор фотолары


Нет комментариев