14 гыйнварда Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы үтте.
Утырышта район су объектларында Качману бәйрәме вакытында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев алып барды.
19 гыйнварда православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп уза.
Качману бәйрәмендә су коену өчен районда рәсми махсус көйләнгән ике урын бар.
Алар – Иске Зәйне әйләнеп узу юлы буендагы Изге чишмә һәм Александр Бистәсе авыл җирлегенең Кызыл Ярда махсус коену урыннары. Бу урыннарда Качману йоласын үтәү өчен барлык шартлар да тудырыла, иминлекне тәэмин итү өчен янгын-коткару хезмәте, эчке эшләр бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре дежур торачак. Шулай ук җылыну, киенү өчен автобуслар куела.
Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. 18 гыйнварда шәһәрдә Изге Троицк (16.00 сәгатьтә), Иске Зәйдәге Крестовоздвижение (8.00, 22.00 сәгатьтә), Кара-Елгада (8.15тә – литургия, 14.00да – чишмәне изгеләндерү), Сәвәләйдә (11.00да - чишмәне изгеләндерү), Үтәшкиндә (13.00да чишмәне изгеләндерү), Ал. Бистәсе чиркәвендә (22.00да – литургия), Федот авылы чиркәвендә (8.40та – литургия), Сарсаз-Багражда (19.00да – литургия) службалар үтәчәк. 19 гыйнварда – Качману көнендә Изге Троицк һәм Крестовоздвижение чиркәүләрендә иртәнге сәгать 8.00да литургияләр булачак.
Ә 19 гыйнварда көндезге 11 сәгать 30 минутта Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге чишмә район дин әһелләре катнашында изгеләндереләчәк. Әлеге чарада район җитәкчелеге дә катнашып, халыкны бәйрәм белән котлаячак.
Тиешле хезмәтләргә халык иминлеген тәэмин итү өчен тиешле күрсәтмәләр бирелде. Су коену урыннарында янгын-коткару хезмәте, эчке эшләр бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре дежур торачак.
19 гыйнварда Изге чишмәгә барырга теләүчеләргә уңайлы булсын өчен маршрут автобуслары түбәндәге сәгатьләрдә йөриячәк:
"35нче бистә" тукталышыннан: 5.05, 6.05, 6.35, 7.35, 8.20, 9.20, 9.50, 10.50, 12.20, 12.50, 14.20, 15.20, 15.50, 16.50, 17.20, 18.20, 19.45.
"Сельхозтехника" тукталышыннан: 5.50, 6.50, 7.20, 8.20, 9.05, 10.05, 10.35, 11.35, 13.05, 13.35, 15.05, 16.05, 16.35, 17.35, 18.05, 19.05, 20.30.
Нет комментариев