Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчеләре белән очраштылар.
Сөйләшүләр барышында пациентларны дәваханәгә куркынычсыз китерү өчен җаваплы машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибарлы булулары соралды.
- Ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләрнең юлларда грамоталы хәрәкәт итүе, ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормышы белән бәйле булуы барыгызга да билгеле. Шуңа күрә, юл куркынычсызлыгын тәэмин итү турында онытмаска һәм пассажирларны, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларны куркыныч астына куймаска кирәк, - диде юл патруль хезмәте инспекторы Федор Алексеев.
ЮХИДИ хезмәткәре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында аңлаттылар, машина йөртүчеләр белән сигнал-сөйләүче җайланмадан файдалану кагыйдәләрен кабатладылар.
Фотолар район ЮХИДИ бүлегеннән
Нет комментариев