Зәйдә Җиңү эстафетасы узды
Яңалыклар

Зәйдә Җиңү эстафетасы узды

Җиңү көнен Зәйдә яшь буын спорттагы уңышлары белән каршылады.

“Энергетик” Мәдәният сарае каршыннан Җиңү Бульвары буйлап   традицион “Җиңү эстафетасы” үтте.

Гадәттәгечә эстафета ярышлары мәктәп укучылары командалары һәм эшче яшьләр төркемнәре арасында узды. 
Мәктәпләр арасында быел да беренчелекне 4нче мәктәп командасы бирмәде. Икенчедә – 7нче, өченчедә – 6нчы мәктәп командасы. 

Предприятие-оешмалар, учреждениеләр, политехник көллият командалары ярышкан өлештә студентлар җиңүгә иреште. ГРЭС – икенче, спорт идарәсе командасы – өченче булды.  

Бүләкләү тантанасында Зәй муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илзирә Тимеркәева, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Александр Гурьянов, Зәй районы спорт ветераннары катнашты.

Эстафета спорт ярышы гына түгел. Бу-ветераннарга хөрмәт, безнең хәтер һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт символы. Һәр адым, һәр финиш-безнең уртак тарихыбызның кечкенә бер өлеше, без аны саклыйбыз һәм киләчәк буыннарга тапшырабыз.

фотолар спорт идарәсеннән.


Нет комментариев