Зәйнең шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгында эшләүчеләр шәһәрнең төп иҗтимагый территорияләренең берсе — Җиңү Бульварында ылыслы агачлар утырттылар.
Барысы 80 зәңгәр чыршы үсентесе мемориаль комплекс территориясен бизәячәк.
Зәңгәр чыршы – матур гына түгел, символик агач та. Ул үзенең тотрыклылыгы, озакка чыдамлыгы һәм җәен дә, кышын да матур төсен саклавы белән аерылып тора. Яңа аллея Җиңү Бульварының йөзен матуррак һәм тантаналырак итәчәк. Җәйге эсседә агачлар күләгә бирәчәк, ә кышын кар фонында яшеллек белән халыкны сөендерәчәк.
фото яшелләндерү үзәгеннән
Нет комментариев