Зәйдә ике янгын чыгу очрагы булган
Яңалыклар

Зәйдә ике янгын чыгу очрагы булган

Зәйдә янгын куркынычсызлыгы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хәбәр иткәнчә, 12нән 19 гыйнвар аралыгында район территориясендә дежур каравыл 3 тапкыр чакыруга чыккан.

Бер очракта ялган чакыру булган, ә ике очракта ут чыгу сәбәпле гадәттән тыш хәлдә эшләргә туры килгән. 

Янгынның берсе 14 гыйнварда кичке сәгать 4 тулганда  районның  Иске Елань авылында килеп чыккан. Биредә мунча янган.  Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче авыл халкы утны сүндерә алган. Янгын нәтиҗәсендә 2 кв. метр мәйданда төтен чыгару торбасы тирәсендәге түшәм янган. 

17 гыйнварда төнге сәгать 1дә  районның Түбән Биш авылында   шәхси хуҗалык  территориясендәге гаражда ут чыккан.  Янгын нәтиҗәсендә гараж тулысынча янып беткән. Янгынның мәйданы 27 кв. метр тәшкил итә. 

Ике янгынның да сәбәпләре  ачыклана, зыян билгеләнә. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

фотолар янгын күзәтчелеге бүлегеннән


Нет комментариев