Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә яшәүче хатын мошенникларга 3 миллион сумнан артык акча күчергән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике мошенниклык һәм компьютер мәгълүматларына хокуксыз керүнең өч очрагы теркәлгән.

15 апрельдә мошенниклар, сим-картаның гамәлдә булу вакытын озайту сылтавы белән, Зәйдә яшәүче бер кешенең 50 мең сум акчасын үзләштерәләр.

16 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче хатын-кыздан гариза кергән. Аңа билгесез кешеләр шалтыратып, аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылулары, акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк дип белдерәләр. Әлеге хатын-кыз, ышанып, 3420455 сум акчасын мошенникларга күчергән.

«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуда катнашы булган кешеләрне ачыклау буенча оператив-эзләү һәм техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Шулай ук узган атнада компьютер мәгълүматларына законсыз керүнең өч факты теркәлгән. Ике очракта зыян күрүчеләр сим-карталарга хезмәт күрсәтү килешүен озайту сылтавы белән смска килгән кодларны атыйлар, бу алга таба РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны блоклауга китерә. Өченче очракта зыян күрүчедән пенсияне яңадан исәпләү сылтавы белән смска килгән кодны сорыйлар.

«Алдауның ике очрагында зыян күрүчеләр — мәгариф идарәсе хезмәткәрләре. Шәхси мәгълүматларыгызга һәм документларыгызга карата сакчыл булыгыз. Беркайчан да беркемгә дә банк картасы мәгълүматларын, башка шәхси мәгълүматны хәбәр итмәгез», — дип кисәтәләр полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев