Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә бер мошенниклык очрагы теркәлгән.
13 февральдә Зәйдә яшәүче 41 яшьлек ир-аттан билгесез кешенең аның “Валдберис” кушымтасын “ватып”, 13 “Алиса” колонкасы алуы турында гариза керә. Әлеге ир-атка 148500 сумлык матди зыян килгән.
“Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне кылучыны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, – дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.
Шулай ук компьютер мәгълүматларына законсыз керүнең ике очрагы турында да хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Ике очракта да шалтыратучылар үзләрен пенсия фонды вәкилләре дип таныштырып, пенсияне яңадан исәпләүне тәкъдим иткәннәр.
фото: Татар-информ.
Нет комментариев