Бүген “Без бергә” психологик-педагогик үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты.
Очрашуда егетләр белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссариаттан эксперт белгеч Георгий Борисов, район ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Очрашу рәсми булмаган шартларда чәй өстәле артында үтте.
Чара махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алсу Кыямова, “Вдохновение” вокаль ансамбле патриотик җырлары белән хәрби егетләрне яңа җиңүләргә рухландырды.
Разиф Галиевич очрашуга килгән хәрбиләргә батырлыклары, ныклыклары һәм хәрби антларына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде, мондый очрашуларның ачык диалог, хәрби хезмәткәрләрне һәм аларның гаиләләрен яклау өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Район башлыгы хәрбиләрне шулай ук районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.
-Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасына Җиңү көне уңаеннан чираттагы гуманитар ярдәм формалаштырыла. Хәрбиләрдән кергән заявкаларны үтәүдә район оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр зур өлеш кертә. Зәйдә бердәм халык яши, хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш башкарыла. Рәхмәт аларга, - диде Разиф Галиевич.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларны гаиләләренә каралган ярдәм чаралары белән Регина Камалова таныштырды.
- Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә 33 бала туды. Тагын ике кеше хатын-кызлар консультацияcендә исәптә тора. Бала туган гаиләләргә 100 мең сумлык сертификат тапшырыла. Сезнең һәм гаиләләрегез өчен музей, кинотеатр, спорт учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеге тудырылды. Казанга хәрби-табиблык комиссиясенә бару өчен транспорт бирелә. Бүгенге көндә җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә балаларны ял лагерьларына кабул итү буенча хәрбиләр гаиләләреннән гаризалар кабул ителә. Нинди генә сорауларыгыз, хәл итәсе мәсьәлә булса да, мөрәҗәгать итегез, - диде ул.
Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Екатерина Андреева демобилизацияләнгән хәрбиләрне эшкә урнаштыру, башка һөнәрләргә укыту турында сөйләде, җәен балаларны эшкә урнаштырганда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына беренче чиртатта өстенлек бирелүен әйтте.
Зәйнең маскировка үрүчеләре хәзер федераль дәрәҗәдә эшли.
-Без тепловизога каршы одеаллар тегәбез. Аларга заявкалар бик күп. Ә химера костюмнары тегү буенча Россия буенча мастер-класслар үткәрәбез. Химера костюмнары буенча без Россиядә беренче урында. Махсус хәрби операция беткәнче, сез әйләнеп кайтканчы булышачакбыз, - диде хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп, “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар - безнең заман геройлары, алар үз бурычларын намус белән лаеклы төстә үтиләр. Хәрби егетләр очрашуда туган яктан килгән гуманитар ярдәмнең алар өчен бик кадерле булуын ассызыклап, рәхмәт әйттеләр.
автор фотолары
Нет комментариев