Зәйдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне көнкүреш шартларында яшәүгә өйрәтәләр
Яңалыклар

Зәйдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне көнкүреш шартларында яшәүгә өйрәтәләр

Зәйнең “Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне социаль-көнкүреш шартларында адаптацияләү” программасы кысаларында, көндезге бүлектә тернәкләнү үтүчеләргә төрле теоретик, практик шөгыльләр үткәрелә.

Чираттагы шундый дәрестә алар кибеткә барып, ассортимент, кайсы продукциянең кайда урнашуы турында белделәр һәм җәмәгать урынында үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Биредә үк сатып алу тәртибе дә өйрәнелде. Кирәкле товарны аласың, кассага киләсең, чиратыңны көтәсең, ташлама бирә торган картаны күрсәтәсең, товар өчен түлисең. Бу вакытта һәр гамәлне әдәп белән башкарасың. Кибет хезмәткәрләре физик мөмкинлеге чикләнгәннәрне сатып алу тәртибенә өйрәтүгә теләп кушылдылар, соңыннан бүләкләр дә ясадылар.

Валентина Каменская, көндезге бүлек эшчәнлеген контрольдә тотучы җаваплы зат.

Фото "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән


Нет комментариев