Гыйнварда районда 250 эткә электрон паспорт бирелгән.
Этләрне чиплаштыру һәм теркәү эшен Зәй ветеринария табиблары башкара. Процедура үзе тиз һәм авыртусыз үтә. Авыл җирлекләренә хуҗалык этләрен теркәү һәм маркировкалау өчен ветеринария табиблары үзләре килә.
-Авыл җирендә барлык этләр күз алдында, шуңа күрә аларда чиплау эше тизрәк бара. Шәһәрдә Баныкин урамы, 8а йорты адресы буенча урнашкан ветериания клиникасында этләрне теркәү процедурасын узарга була. Кызыксынып шалтыратучылар бар, әмма әлегә бирегә беркем дә бу эшне башкару өчен килмәде. Шуны да искәртәсем килә: этләрне чиплаштыру мәҗбүри таләп һәм ул закон кысаларында башкарыла, шуңа күрә бу таләпне игътибарсыз калдырырга ярамый, — ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов.
Исегезгә төшерәбез, йорт хайванын теркәү — аның җенесен, яшен, төсен, токымын, кушаматын, хуҗасының контактларын бердәм электрон базага кертү ул. Теркәлү алдыннан ветеринария табибы хайванның тире астына чип кертә, анда югарыда санап үтелгән барлык мәгълүмат сакланачак. Шуннан соң чип номерын электрон базага кертәләр.
Нет комментариев