Зәйдә электр самокаты, газон чапкыч урлаганнар
Яңалыклар

Зәйдә электр самокаты, газон чапкыч урлаганнар

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике урлашу очрагы теркәлгән.

10 сентябрьдә Зәйдә Ленин урамында металл корылмага йозак белән эләктереп куелган электр самокатын урлаганнар. Самокат хуҗасына 29 мең сумлык матди зыян килгән. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан, самокат урлауда гаепләнеп, 26 яшьлек Зәй кешесе тоткарланган. 

13 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер ир-аттан хуҗалыгыннан газон чапкыч урлаулары турында гариза керә. 

«Хәзерге вакытта безнең тарафтан әлеге җинаятьтә катнашы булган затны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полициядән.


Нет комментариев