Китапханәдә аек тормыш турында сөйләштеләр
Яңалыклар

Китапханәдә аек тормыш турында сөйләштеләр

17 сентябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Аеклык – тормыш нормасы” темасына аралашу сәгате үткәрделәр.

Очрашу 4 нче мәктәпнең VI Б сыйныфы укучылары өчен "Кеше. Канун. Хокук” клубы кысаларында узды.

Чараның максаты – укучыларга сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген искә төшерү. Китапханәче алкогольнең организмга зыяны һәм аның сәламәтлеккә ничек йогынты ясавы турында сөйләде. Балалар шулай ук 11 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия аеклык көне тарихы, Россиядә алкоголизм белән бәйле вазгыять турында белделәр.
     

Әңгәмә барышында алкогольсез  тормышның матур булуына, буш вакытны дөрес һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп уздырырга кирәклегенә игътибар иттеләр. Очрашуны тагын да үтемлерәк  итү өчен, балаларга алкогольнең зыяны турында мультфильмнар күрсәттеләр, «Мәкальне дәвам ит» конкурсы үткәрделәр һәм плакатлар ясау оештырдылар. Очрашу азагында катнашучылар аеклык – уңышлы киләчәк төзергә ярдәм итә торган аңлы сайлау дигән нәтиҗәгә килделәр.   

 -  Очрашу барышыннан балалар, иң мөһиме сәламәтлекнең һәр кешенең тормышында бәяләп бетергесез бәхет булуын аңладылар. Безнең һәрберебез, мөмкин кадәр озаграк энергия саклап калу һәм озын гомер өчен, көчле һәм сәламәт булырга омтыла, - дип нәтиҗә ясады баш китапханәче Зөлфия Гыйльманова.


Нет комментариев