Чик сакчылары көне уңаеннан районыбызның төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән батыр йөрәкле егетләре Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә чик сакчыларына куелган һәйкәл янына җыелды.
Чик сагы ветераннарының хәрби дуслыгына, бердәмлегенә сокланырлык. Шәһәр урамнары буйлап кызыллы-яшелле флаглар тоткан элекке чик сакчылары узды. Аларның күбесе формадан, һәрберсенең диярлек башында яшел фуражка яки шундый ук төстәге берет иде. Бер-берсеннән әллә каян күреп, кочаклашып күрештеләр.
Район башлыгы урынбсасары Петр Уразайкин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветеранннар советы рәисе Алексей Алексеев чик сакчыларын бәйрәм белән котладылар.
-Илебезнең чик сакчылары Бөек Ватан сугышы башлангач беренче һөҗүмне үзләренә кабул итеп, ил иминлеген саклап батырларча көрәшкәннәр. Бүген дә илебез чик сакчылары үз постларында уяу торалар. Махсус хәрби операция барышында илебез чик сакчылары Курск чигендә дошманны беренчеләрдән булып каршы алдылар. Алар чигенмәделәр, үзләрен аямыйча, чын батырлык үрнәге күрсәттеләр. Ил чикләрен саклауга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез, - дип район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде Петр Сергеевич.
Чик сакчылары хөрмәтенә “Теремкәй” балалар бакчасы балалары һәм “Энергетик” Мәдәният сараеның концерт төркеме патриотик җырлар башкарды.
Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов элекке чик сакчыларын сафта сәламләде.
- Сезгә хезмәтегез, хәрби антыгызга тугры калганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. 2003 елдан чакырылыш буенча чик буе гаскәрләренә солдатлар алынмады. 2024 елның языннан әлеге гаскәрләргә чакырылыш башланды. Сезнең рәтләрегез тагын да артыр, яшьләр белән тулыланыр, - диде чыгышында Айрат Фоатович.
Район чик сакчылары оешмасы җитәкчесе урынбасары Петр Князев чик сакчыларына яңа һәйкәлне куюда ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә, шәхси матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.
Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү җиңел түгел. Нинди һава торышы булуына карамастан, син һәрвакыт чик сагында уяу торырга тиеш. Чик сакчылары өчен төп бурыч – ил чикләренең хәвефсезлеген тәэмин итү һәм Ватаныбыз территориясенә законсыз үтеп керүне булдырмау.
-Мин 2002-2004 елларда Кара диңгез буенда чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иттем. Чик сакчысы булуым белән бик горурланам, чөнки мин нәкъ шушы гаскәрләрдә хезмәтемне үтәргә теләгән идем, - ди Алексей Давыдов.
Чарада махсус хәрби операция ветераннары – запастагы чик сакчылары да бар иде.
-Мин контракт буенча Таджикстан белән Әфганстан чигендә хәрби бурычымны үтәдем. Үз алдыбызга куелган бурычны төгәл үтәдек. Әфганстан ягыннан корал, наркотиклар керүгә юл куймадык, - ди Юрий Надеждин.
Тантана чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән дәвам итте. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды.
Тәртипле, физик әзерлекле егетләр генә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә ала. Алексей Медведев нәкъ менә шушы элиталы гаскәрләрдә хезмәт итүе белән горурлана. Ул бәйрәмгә тормыш иптәше белән килгән иде.
-Мин 1985-1987 елларда Урта Азиядә хезмәтемне үтәдем. Яшьләр идек, хезмәтебез безнең өчен авыр булмады, - диде Алексей.
Тантанага килгән һәркем үзенең хәрби хезмәттә үткән елларын, күңелле мизгелләрен хәтереннән кичерде.
Нет комментариев