Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышы һәм Татарстан энергетикасы ветераны, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины Леонид Мачтаковны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте.
Леонид Яковлевичка 102 яшь. Ул 1923 елның 18 августында Зәй районы Перцовка авылында туа. 1942 елда фронтка китә, Мәскәүне саклауда, Сталинград контрһөҗүмендә, шулай ук Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша. 1953 елда Урал политехника институтын тәмамлый. 1956 елдан Леонид Мачтаковның хезмәт эшчәнлеге Зәй ГРЭСы төзелеше белән бәйле. Электр станциясендә 37 ел эшләгән.
Мачтаков җитәкчелегендә Зәй шәһәрендә кыска вакыт эчендә күп кенә социаль объектлар төзелә. Шул ук вакытта ул шәһәрне төзекләндерүгә, яшелләндерүгә дә күп өлеш кертә. Ветеран II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән, Югары баш командующий Иосиф Сталин кул куйган җиде грамотасы бар.
-Сез бүгенге көндә районда бердәнбер исән Бөек Ватан сугышы ветераны. Безнең арада озак яшәгез әле, сәламәт булыгыз. Сез безгә Җиңү яулаган, республика, ил энергетикасы тармагында тирән эз калдырган кеше, - дип рәхмәт сүзләрен җиткерде ветеранга Разиф Галиевич.
Шулай ук ветеранны Зәй ГРЭСы директоры урынбасары Рамил Галиуллин, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, хәрби комиссариаттан эксперт-белгеч Георгий Борисов, район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина да бәйрәм белән котлады.
автор фотолары
Нет комментариев