Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә беренче ярдәм күрсәтү буенча укулар узды

«Коткаручы янәшәдә» хәрәкәте Зәйдә дә үз эшчәнлеген башлады.

1-2 февральдә Зәйдә «Без бергә» психологик-педагогик үзәгендә беренче ярдәм күрсәтү буенча уку-өйрәнүләр оештырылды.
«Коткаручы янәшәдә — мобиль парамедик» проекты Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыяте үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән махсус гранты нигезендә тормышка ашырыла. 

Проектның асылы шунда, ашыгыч хезмәтләр килгәнче үк якын-тирәдә булган квалификацияле кеше күрсәткән беренче ярдәмне алырга мөмкин. 

Хәзер «Коткаручы янәшәдә» хәрәкәте Зәйдә дә үз эшчәнлеген башлады.

Укуларда 18 беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнергә теләүче, 5 инструктор һәм 10 волонтер катнашты. Беренче ярдәм күрсәтү өчен манекеннар һәм махсус җайланмалар, бинт, перчаткалар, жгутлар кирәк булды.

Өйрәнүчеләргә манекеннар ярдәмендә аңны югалтканда, кан киткәндә, имгәнү һәм башка бәхетсезлек очраклары булганда ничек ярдәм итәргә һәм башкалар турында сөйләделәр. 

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев