Зәйдә бер атнада алкоголь кулланып руль артына утырган өч кеше тоткарланган
Яңалыклар

Зәйдә бер атнада алкоголь кулланып руль артына утырган өч кеше тоткарланган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 81 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, кыйнау, мошенниклык, компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 15 юл-транспорт һәлакәте, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 59 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган.

17 мартта район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер ир-аттан гариза керә. Билгесез кеше аның җитештерү базасы территориясенә кереп, металл щитьларга зыян салган һәм бакыр кабель урлаган. Әлеге җинаятьтә элек тә хөкемгә тартылган Зәй кешесенең катнашы барлыгы ачыкланган.

19 мартта шәһәрдә бер кафе подсобкасыннан 5900 сумлык азык-төлек урлыйлар. Әлеге җинаятьтә гаепләнеп шулай ук элек тә хөкемгә тартылган Зәй кешесе тоткарланган.

Зәйдә яшәүче бер ир-атның «Телеграм» мессенжеры аша Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын «ватып», өч микро-финанс оешмасында 28600 займ рәсмиләштергәннәр.

«Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылды, анда катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.


Нет комментариев