19 февральдә Зәйнең «Урман әкияте» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аты Баты шли солдаты» дип аталган IV төбәк строй һәм җыр конкурсы узды.
Конкурста Зәй, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән 19 балалар бакчасы катнашты.
Смотр конкурс - ул ярыш кына түгел, ә патриотик тәрбиянең мөһим элементы. Катнашучылар строй алымнарын үтәү осталыгын, стройдагы хәрәкәтләрнең төгәллеген һәм синхронлыгын, җыр башкарганда артистлык һәм эмоциональлекне күрсәттеләр. Жюри составына махсус хәрби операция ветераны Евгений Ильин да бар иде.
“Без яшь патриотларыбыз белән горурланабыз һәм V төбәк конкурсында яңа очрашулар көтәбез!” – ди “Урман әкияте” бакчасы тәрбиячеләре.
Фотолар бакчадан.
Нет комментариев