Зәйдә бәләкәй Артурның хәрби әтисе бакчага очрашуга килде
Зәйнең «Уймак кыз» балалар бакчасына шушы бакчада тәрбияләнүче Артур Фәйзерахмановның әтисе, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби килде.
Чын батыр ир белән якыннан аралашу, хәрби формадагы кешене янәшәләрендә күрү балалар өчен бик тәэсирле булды, диләр тәрбиячеләр. Ир-егет хәрби зонадагы хезмәте турында сөйләде, күк йөзебезнең аяз булуы өчен күп ирләрнең үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы көрәшүләрен бәян итте.
Балалар үз чиратларында күп төрле сораулар яудырдылар. Аларны сугыш кораллары да, хәрбиләрнең кайда ничек йоклаулары, тукланулары да, курыкмау өчен нәрсә эшләргә кирәк булуы да, сугышчан бәрелешләрнең ничек баруы да кызыксындырды, дип билгелиләр бакча хезмәткәрләре.
Ә бәләкәй Артур яшьтәшләренә әтисенең сугышчан батырлык өчен алган медальләрен күрсәтте. Хәрби балаларга медальләрне тотып карау, хәтта үз күкрәкләренә тагып карау мөмкинлеге дә бирде.
Әлеге очрашу яшь буынга, һичшиксез, патриотик хисләр тәрбияләргә, бүгенге заман геройлары белән горурланырга тагын бер сәбәп булды. Алар хәрбинең Җиңү белән тиз көннәрдә яшьтәшләре Артур янына, гаиләсенә кайтуын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев