Зәйдә бай мәдәниятлы халык яши
Яңалыклар

Зәйдә бай мәдәниятлы халык яши

Зәй районында мәдәни тормыш гөрләп бара. Ул бу көннәрдә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында узган мәдәният идарәсенең кече коллегия утырышында да билгеләнде.

Аерым алганда, «Энергетик» Мәдәният сарае шәһәрнең мәдәни тормышы үзәге булып тора, анда районның һәр кешесе иҗатка, мәдәни үсешкә һәм һәвәскәр сәнгатькә кушыла ала. Учреждениедә 24 клуб һәм 10 һәвәскәр иҗади берләшмә үз эшчәнлекләрен алып бара. 

— Узган ел без Гаилә елы кысаларында, мәдәният учагыбызда узучы һәр чараны гаилә һәм аның рухи кыйммәтләре, буыннар бәйләнешенә багышлап үткәрүне максат иттек. Моңа өстәп районда игълан ителгән Батырлык һәм бердәмлек елы кысаларында ел дәвамында халыкның төрле яшьтәге төркемнәрендә патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу иҗат коллективларының эш сыйфаты күрсәткечләре булып тора, моны бүләкләр, дипломнар, Рәхмәт хатлары раслый. 2024 елда «Энергетик» Мәдәният сарае коллективлары һәм солистлары 53 конкурста катнашты, алар арасында 20се — халыкара, 19сы — Бөтенроссия, 8се — республика, 6сы — төбәкара бәйгеләр. Шулай итеп, мәдәният сарае копилкасы 86 диплом белән тулыланды, хезмәткәрләребез төрле конкурсларда лауреатлар, дипломантлар һәм Гран-при ияләре булды, — ди учреждение директоры Ольга Васильева.

Балалар музыка мәктәбе директоры Динә Коронова исә учреждениедә балалар һәм яшүсмерләр белән мәдәни-агарту эшенә зур игътибар бирелүе турында сөйләде. 

— Моның өчен эшчәнлекнең төрле формалары кулланыла. Музыка коралларында уйнарга, вокал сәнгатенә, оркестр һәм ансамбльләрдә башкару осталыгы өйрәтәбез. Безнең укучылар концертларда, фестивальләрдә, конкурсларда да актив катнаша. Конкурс чаралары балаларны иҗади сәләтләрен тормышка ашыруга кызыксыну уята, — диде Динә Коронова.

 

Шәһәребездә үткән көннәр тарихын Зәй туган якны өйрәнү музее кадерләп саклый. Анда районыбыз тарихы җыелып, сакланып кына калмый, ә барлык тупланган материаллар төрле яшьтәге зәйлеләргә күрсәтелә, тапшырыла бара. Туган якны өйрәнү музее бинасы үзе үк җирле әһәмияттәге тарих, мәдәният һәм архитектура һәйкәле булып тора. Ул ХХ гасыр башында төзелгән, быел аңа 122 яшь тулды. Бер ел эчендә генә дә музей эшчәнлеге белән 13364 кеше танышкан. Төрле төркемнәр өчен барлыгы 334 экскурсия үткәрелгән, 160 төрле чаралар — мастер-класслар, мәдәни-агарту сәгатьләре, конкурслар, лекцияләр оештырылган. 

— Бер генә музей да музей коммуникациясенең төп звеносы саналган экспозицияләрдән яки вакытлы күргәзмәләрдән башка яши алмый, шуңа күрә экспозиция эше музей эшчәнлегенең даими элементы булып тора. Музейда Зәй районы тарихын чагылдырган ике даими экспозиция ясалган. Музей фондының гомуми күләме 14408 истәлекле экспонаттан, тарихи язмалардан тора. Ел саен фонд уртача 50 предметка тулылана. Кагыйдә буларак, музей фонды бүләк бирүчеләр хисабына тулылана. Мартьяновларның гаилә архивыннан бирелгән кадерле ядъкәрләрне аеруча билгеләп үтәсе килә. Шәхси документлар, фотосурәтләр, табиб мөһере, 1909 елда чыккан «Колак авырулары дәреслеге» һәм башкалар зур кыйммәткә ия. Шулай ук музей фондын цифрлаштыру да алып барыла. Музей эшчәнлегендә фәнни-тикшеренү эшләре мөһим урын алып тора. Музейның бай фонды Зәй тарихыннан бик күп кызыклы фактлар ачарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, музейда XVIII гасырның беренче яртысындагы Зәй воеводасы канцеляриясе документларының күчермәләре бар, алар Россия Дәүләт борынгы актлар архивыннан соратып алынды, — дип сөйләде музей директоры вазифаларын башкаручы Эльмира Жданова. 

Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Нәтиҗәле хезмәтләре һәм район мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен уннан артык кеше район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев очрашты. Утырышта ТР Мәдәният министрлыгының инфраструктура һәм иҗади индустрияләр бүлеге башлыгы Виктория Самсонова, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Людмила Рыбакова катнашты.

Ирина Смирнова фотолары.


Нет комментариев