«Автобус» оператив-профилактик чарасы кысаларында «Авторитет» автотранспорт ширкәте машина йөртүчеләре белән эшлекле очрашу уздырылды.
Мондый очрашуларны дәүләт автоинспекторлары профилактик эш кысаларында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында шәһәр транспорты йөртүчеләре арасында үткәрә. Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин автобус паркы хезмәткәрләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеген искәртте, шулай ук административ хокук бозулар өчен җаваплылык турында да сөйләшү булды. Очрашуда машина йөртүчеләргә район территориясендәге аварияләрнең торышы, шулай ук аларның аяныч нәтиҗәләргә китерүе һәм җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Фотолар ЮХИДИ бүлегеннән
Нет комментариев