13 февральдә Зәйнең үзәк китапханәләр челтәре 7нче филиалында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулу уңаеннан «Әфганстан - хәтер һәм йөрәк ярасы» дип исемләнгән патриотик очрашу узды.
Анда Әфган сугышында катнашкан ветераннар Сергей Галяминский, Илдус Шәйхетдинов, Рөстәм Зарипов чакырылган иде. Алар хәрби – интернационалистлар гына түгел, чын геройлар һәм патриотлар.

Бу көнне Зәй ветераннары 5нче мәктәпнең 7нче, 1нче сыйныф укучылары, Мирный микрорайонда яшәүчеләр белән очраштылар. Очрашуны 7нче филиал китапханәчесе Эльвира Архипова ачып җибәрде. Ул Әфган сугыш турында кыскача белешмә бирде. Аннары сүз “Мирный”, “Бугульдинка” территориаль үзидарә органнары җитәкчеләре Гөлбану Галяминская һәм Мария Гәрапшинага бирелде. Ветераннарны шулай ук 5нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» отрядының 1нче сыйныф укучылары котлады, алар Әфганстан турында шигырьләр сөйләделәр һәм әфган сугышчыларына открыткалар тапшырдылар. Котлауларны шәһәр мәдәният йортының «Ивушка» ансамбле, Александр Селиверстов матур чыгышлары дәвам иттеләр.

Әфганчылар үз чиратларында хәрби хезмәттәге хатирәләре белән уртаклаштылар, үзләренең тормыш юллары, ничек сугыш хәрәкәтләрендә катнашулары, берничә тапкыр ут астына эләгүләре, үзләренә автоматтан көндез дә, төнлә дә аерылмаска туры килүе турында сөйләделәр. Кече Ватаныбызга әйләнеп кайтмаган һәлак булган якташ әфганчылар бер минут тынлык белән искә алынды.
фотолар үзәк китапханәдән
Нет комментариев