Әфган сугышында Зәйдән 211 егет катнашкан, шуларның 9ына туган якка исән кайту насыйп булмаган.
15 февральдә Зәйдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 34 ел тулу уңаеннан Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында митинг оештырылды.
Бүген шәһәр-районда 150 сугышчы-интернационалист яши. Әфганстан сугышында районнан 211 егет катнашкан, шуларның 9ы туган йортларына исән кайта алмаган.
Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашып, әфганчыларны, митингка җыелган укучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән сәламләде.
-Нәкъ 34 ел элек соңгы совет гаскәрләре Әфганстаннан чыкты. Бу - бер үк вакытта илебез тарихында шатлыклы да, фаҗигале дә дата. Фаҗигале, чөнки бүген без һәлак булган батыр сугышчы-интернационалчыларны тирән кайгы белән искә алабыз. Бүгенге көндә махсус хәрби операция бара. Аның беренче көннәреннән үк зәйлеләр дә читтә калмады. Егетләребез батырларча хәрби бурычларын үти, без аларның җиңү белән исән-сау кайтуларын көтәбез, - диде Петр Сергеевич чыгышында.
Шулай ук “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый хәрәкәтенең Зәй бүлеге җитәкчесе, әфганчы Сергей Хватков, хәрби комиссариат вәкиле Сергей Гурьянов митингта катнашучылар алдында чыгыш ясады. Интернационалист сугышчылар бердәм, дус булулары, бер-берсе белән аралашып яшәве белән аерылып тора.
Бу көнне “Яшьармиячеләр” хәрәкәте сафларына 38 укучы кабул ителде. “Яшьармиячеләр” хәрәкәтенең Зәй бүлеге җитәкчесе Александр Ширяев, митингка җыелучылар каршында алар илнең лаеклы сакчылары булырга ант бирде.
Арабызда булмаганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Әфганчы егетләр бу тарихи дата көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисееваны 100 яшьлек юбилее белән котладылар, Аксар авылында сугышчы-интернационалист Айрат Мөхәммәтдинов янында булдылар.

Нет комментариев