Зәйдә әдәби берләшмә эше старт алды
Яңалыклар

Зәйдә әдәби берләшмә эше старт алды

Зәйдә башлап язучыларның, җирле шигырь иҗат итүчеләрнең «Зәй энҗеләре» әдәби берләшмәсе кабат торгызылды.

Кичә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә әдәби берләшмәне кабат яңартуга багышланган кече съезд узды. Аның эшендә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр катнашты. Әдәби берләшмәнең Зәй җирле бүлеге җитәкчесе итеп бертавыштан җирле шагыйрә Флүрә Гыйниятова сайланды.

«ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге якын-тирәдәге 12 районны берләштерә. Безнең максат әлеге 12 районда да башлангыч әдәби берләшмәләр булдырып, алар белән актив эшләү. Зәйдә дә бүген без менә шушы бераз тукталып торган эшкә җан өрергә уйладык», — ди Равил Рәсим улы. 

«Зәй энҗеләре» әдәби берләшмәсе 1990 еллар башында «Зәй офыклары» газетасы мөстәкыйль нәшер ителә башлагач, редакция каршында оешкан була. Ул күп кенә җирле иҗат кешеләрен берләштерә. Хәзер менә бу иҗади берләшмәне яңадан торгызу карар ителде. Бу идеянең башында китапханә директоры Сәрия Батршина тора. 

«Әдәби берләшмәнең күп кенә яшь талантларга юл ачу үзәге булачагына шигем юк», — ди ул.


Нет комментариев