Зәйдә 1нче мәктәп директоры һәм мәктәп юбилеена багышланган кичә үтте
28 майда Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда директор Александр Лопатинның тууына 100 ел тулуына һәм 1нче мәктәпнең 180 еллыгына багышланган очрашу узды.
Очрашуга төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Зәй музее “Мәктәп еллары искиткеч” ретро-күргәзмәсен әзерләде, анда Александр Степановичның фотосурәтләре, мәктәп альбомнары, элекке дәреслекләр һәм быел 180 еллык юбилеен билгеләп үткән 1нче мәктәп тарихы турында сөйләүче башка артефактлар тәкъдим ителде.
Надежда Александровна әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
“Әтием 1925 елның 2 июнендә Басар авылында туган. Аның яраткан девизы “Үкенмәскә тырышып эшлә” иде”, - диде ул.
1972 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Константин Чернов Александр Степановичның мәктәп төзелешенә нинди зур көч куюы турында сөйләде.
-Очрашу кунакларының истәлекләрендә бик күп детальләр: укытучының аяк атлавы һәм сөйләшүе, «бу пиджак 100 ел сакланачак, анда лавсан бар» материалын бирү ысулы, Зәй елгасында җылы бассейн турындагы хыяллары чагылып үтте. Александр Степанович күпкырлы мавыгучан кеше булган. Нәкъ менә ул балаларда фото сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләгән. Очрашу кунакларыннан Валентина Портнова гаилә архивында Ләке урманчылыгының 3нче базасында яшәгән балаларның гомуми фотосы саклануы турында сөйләде. Александр Степанович Басарга әти-әнисе янына кайтып, авыл балаларын фотога төшергән булган, - дип сөйли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Очрашу җылы, күңелле атмосферада узды. Чәй өстәле артында кунаклар мәктәп тормышындагы кызыклы мизгелләрне искә төшереп, очрашуда катнашучылар музей хезмәткәрләренә Александр Лопатинны искә алулары, мәктәп еллары атмосферасына яңадан чуму мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Алар Александр Степановичның укытучы гына түгел, ә чын остаз, аларның һәрберсенә ышанган һәм үз сәләтләрен ачарга ярдәм иткән дус булуын билгеләп үттеләр.
фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев