Зәй заводы хезмәткәре – республика бәйгесе җиңүчесе
«Алабуга — Skills» дип исемләнгән һөнәри осталык республика бәйгесенә йомгак ясалды. Анда Зәйнең «Аккурайд Уилз Руссиа» заводы фрезеровщигы Евгений Медведев җиңү яулады.
Быел «Алабуга — Skills» һөнәри осталык бәйгесе Татарстанның 133 һәм Россия төбәкләренең 7 предприятиесеннән 400гә якын катнашучыны берләштерде. Һөнәри осталыкта көч сынашучы шушы кадәр хезмәткәрдән 22се призерлар булдылар. Алар арасында безнең Евгений булуы белән чын күңелдән горурланабыз. Бу көннәрдә җиңүчеләрне Казанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы тантаналы чарада тәбрикләделәр. Евгений Медведев җиңүче буларак 50 мең сумлык сертификатка ия булды.
Евгений әлеге бәйгедә «Универсал станокларда фрезеровщик эше» компетенциясендә беренче урын алды. Ул инде алдагы елларда да һөнәри бәйгеләрдә күп тапкырлар призлы урыннар яулауга ирешкән иде.
Евгений Медведев «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШдә 2004 елдан бирле хезмәт куя. Һөнәри яктан уңышларга ирешүен ул озак еллар нәтиҗәле хезмәттә һәм зур тәҗрибә туплауда күрә.
фотолар заводтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев