Зәй ветераны республика бәйгесендә җиңү яулады
«Ветераннар — халыкның мәдәниятен һәм традицияләрен саклаучылар» республика конкурсында зәйлеләр дә катнашты.
21 июньдә Татарстан Дәүләт Советында «Ветераннар — халыкның мәдәниятен һәм традицияләрен саклаучылар» республика бәйгесенә йомгак ясалды.
Республика җитәкчелеге исеменнән конкурс лауреатларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент башлыгы җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды, республика ветераннарына актив гражданлык позициясе өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Ветераннар — халыкның мәдәниятен һәм традицияләрен саклаучылар» конкурсы республика ветераннар советы инциативасы белән оештырыла. Бәйгенең беренче этабы муниципаль районнарда узды, аннары Казанда төрле номинацияләрдә иң яхшы эшләрне сайлап алдылар. Болар — фотографияләр, картиналар, агачтан яки металлдан эшләнмәләр. Узган ел үз эшләрен 2 мең катнашучы тәкъдим итсә, быел аларның саны өч мең булган.
Бәйгедә Зәйнең дә талантлы пенсионерлары катнашты. Аксар авылыннан педагогика хезмәте ветераны Сөенеч Галимова лаеклы ялга чыккач, картиналар төшерә башлаган. Аның «Кытай вазасы белән натюрморт» картинасы бәйгедә беренче урынга лаек булды. Сөенеч Нигъмәтҗановнага Дипломны Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков тапшырды.
Шулай ук Рузилә Нефедова, Венера Шалафаева, Галина Каштанова бәйгедә актив катнашкан өчен Дипломнар белән бүләкләнде.
— Районыбызда актив өлкәннәребез күп. Алар төрле бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнашып, үзләренең уңганлыкларын, сәләтләрен күрсәтәләр. Бәйге турында игълан ителгәч тә, катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды һәм алар үзләренең осталыкларын тагын бер кат дәлилләделәр, — ди район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев