Зәй ветераннары Түбән Камага экскурсиягә бардылар
Ветераннар сәламәтлек өчен вакытны файдалы үткәрүләрен һәм сәяхәттән канәгать калуларын белдерде.
Зәйнең актив пенсионерлары өчен Түбән Кама шәһәренә экскурсия оештырылды. Әлеге эшне район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев һәм «35нче бистә» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Румия Зәбирова башлап йөрде.
— Түбән Кама термалары аеруча популяр. Безнең сәламәтләндерү комплексыннан алган хис-тәэсирләрне аңлатып бетерерлек түгел. Бу юлы безнең иң актив 17 пенсионерыбыз Түбән Камага барды. Без үзебез өчен ачыш ясадык. Башка оешмалар да шулай үз пенсионерлары өчен сәяхәт оештырсыннар иде дигән теләктә кайттык. Мондый сәламәтләндерү чаралары безнең өчен бик мөһим, — ди Румия Зәбирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев