Зәйнең 3нче мәктәбен тәмамлаучы Никита Денисов мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый, ә бу көннәрдә генә аның физика буенча БДИда йөз балл җыюы билгеле булды. Бу аның фәнне тирән аңлавын һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә.
Төгәл фәннәрдә искиткеч уңышлардан тыш, Никита киң белемле, иҗади сәләтле, спортчы, эшлекле, аралашучан һәм үз-үзен үстерүгә зур омтылышка ия. Ул музыка мәктәбенең фортепьяно классын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган һәм төрле конкурсларда катнашу тәҗрибәсе бар. Бу яшь кешенең максатчанлыгы һәм күпкырлы үсеше турында сөйли. Быел Никита “Безнең өметләр” гранты буенча бәйгедә "Талант һәм иҗат” номинациясендә җиңүче дә булган иде.
“Чыгарылыш сыйныфларында БДИга әзерлек мәсьәләсе килеп баскач, Никита аңа җитди якын килде. Ул системалы рәвештә теорияне кабатлады, күп вариантларны чиште, хаталарны анализлады. Һәм нәтиҗә үзен озак көттермәде: физикадан 100 балл, рус теленнән 91 балл һәм математикадан 96 балл бу тырышлыкның закончалыклы нәтиҗәсе булды”, -дип хәбәр иттеләр безгә 3нче мәктәптән.
Никита Денисов баштан ук үзен тырыш һәм кызыксынучан укучы буларак күрсәтә. Ул мәктәп программасы белән генә чикләнми, өстәмә материаллар өйрәнеп, үзлегеннән белем алу белән актив шөгыльләнә.
Никитаның уңышы - аның шәхси казанышы булуы өстенә гаиләсенең мәхәббәте һәм ярдәме, мәктәптә яхшы атмосфера, остазларның булышлыгы нәтиҗәсе дә.
Никита Денисов үрнәге шуны күрсәтә: укуга, спортка һәм музыкага бертигез тирәнтен бирелү мөмкин, бу балының күпкырлы үсеше һәм мондый үсеш реаль.
фото шәхси архивтан
Нет комментариев