Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары хокук буенча белемнәрен республика дәрәҗәсендә сынады

3-6 февральдә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә мәктәп укучылары арасында, хокук буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабы уздырылды. Анда Зәй укучылары призерлар булдылар.

Хокукый теманы яхшы белүче әлеге укучылар 2 нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы Алена Садреева һәм 6 нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Аяз Гайсин. Аязның инде бу республика дәрәҗәсендәге фән бәйгесендә икенче тапкыр җиңүе, ул инде җәмгыять белеменнән призер булган иде. 

Хокук буенча олимпиада призерларын әзерләгән укытучылар: Колесова Валентина Васильевна (2 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы), Матвеева Оксана Владимировна (6 нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы).

фотолар мәгариф идарәсеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев